Олы Чирмешән елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 26,5 км, бассейнының мәйданы 134,3 км2. Идел аръягы түбәнлеге буйлап ага, Нурлат районында. Елга башы 3 нче Съезд исемендәге поселоктан 3 км көнчыгыштарак, тамагы Киекле авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 74 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.

Киекленең 2 дән алып 4 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,27 км/км2. Туенуы катнаш, абсолют күпчелек кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,11 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 87 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,02 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Киекле бассейнында суның гомуми күләме 1,5 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.