- РУС
- ТАТ
XIV йөз ахыры – XV йөз уртасы
Тикшеренү 1380–1468 елларда Җүчиләр һәм Гедиминнар арасындагы мөнәсәбәтләрне анализлауга багышлана.
1380–1482 елларда Җүчиләр һәм Гедиминнар арасындагы мөнәсәбәтләр берничә этап уза. Аларның беренчесе Туктамышның 1380–1381 елларда Киев кенәзлегенә һөҗүменнән башлана. Аксак Тимер һөҗүме нәтиҗәсендә Җүчи Олысы берничә аерым биләмәгә таркала, аларның бер өлешен Витаутас буйсындыра. Икенче этап 1399–1419 елларда була, ул чорда Бөек Литва кенәзлеге һәм Җүчи Олысы арасында тынычлык күзәтелә. Витаутас Литвага Туктамышлар килеп урнашканнан соң барлыкка килгән татар диаспорасына таянып, Идегәйгә уңышлы каршы тора. Өченче этап 1420–1430 елларда уза һәм Җүчиләрнең Литвага һичшиксез бәйле булулары белән характерлана. Дүртенче этап 1431–1452 елларда була, Җүчи олысы да һәм Бөек Литва кенәзлеге дә үзара низаг чорын кичерә. Җүчиләр белән Гедиминнар мөнәсәбәтләре сәяси конъектура тарафыннан мәҗбүр ителә. Барлык Гедиминнардан ул бары тик Швитригайл союздашы була, ә Сигизмунд Кейстутовичка теләктәшлек белдерү Сәед-Әхмәд союздашлары яклылар тарафыннан кушыла. Әлеге чор Сәед-Әхмәднең Олельковичлар тарафыннан җиңелүе һәм поляклар һәм литвалылар яклаган Хаҗи Гәрәйнең Кырымда раслануы белән тәмамлана. Бишенче этап 1452–1468 елларда уза. Бу вакытта Хаҗи Гәрәй Казимир IV сәясәте юнәлешендә була, һөҗүмнәргә батырчылык итми һәм Семен Олельковичка “Семен кешеләре” олысын бирә.
Сылтама ясау өчен: Пилипчук Я.В. Отношения Великого Княжества Литовского с татарскими ханствами (конец XIV в. - середина XV в.) // Научный Татарстан. 2013. №2. С.33–52.
Автор турында: Ярослав Валентинович Пилипчук, тарих фәннәре кандидаты.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.