Мәкалә Икенче бөтендөнья сугышы елларында Германиянең көнчыгыш сәясәтен һәм фашистларның Идел буе һәм Урал буе халыкларын нацистлар белән хәрби һәм сәяси хезмәттәшлеккә җәлеп итүе буенча планнарын өйрәнүгә багышлана. Автор күп чыганаклар нигезендә Идел-татар легионын төзү факторларын һәм шартларын,  батальоннарның оешу вакытын һәм составын тикшерә, аларның язмышларын эзлекле рәвештә өйрәнә. Мәкаләдә Гайнан Кормаш һәм Муса Җәлилнең яшерен төркеменә аерым урын бирелә, әлеге төркемнең хәрби әсирләр арасындагы актив эшчәнлеге күп очракта гитлерчыларның ниятләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирми.

Сылтама ясау өчен: Гилязов И.А. Восточная политика Германии и Волго-татарский легион. Бессмертный подвиг Мусы Джалиля // Научный Татарстан. 2012. №1. С.53–62.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев, тарих фәннәре докторы, профессор.