Мәкаләдә сүз күренекле Әстерхан мәгърифәтчесе Габдрахман Гомәри һәм XIX йөз ахырында аның тарафыннан оештырылган мөселман уку йорты турында бара. Әлеге яңа ысуллы мәдрәсә бөтен Түбән Идел буенда милли интеллигенцияне һәм шулай ук дин әһелләрен әзерли торган үзәккә әверелә. “Низамия” мәдрәсәсен оештыруда һәм ул төбәктә үзгәртеп кору идеяләрен үткәрүдә Габдрахман Гомәри зур роль уйный.

Сылтама ясау өчен: Рахимов И.С. Абдурахман Умеров и становление медресе «Низамия» в г. Астрахани (конец XIX – начало XX в.) // Научный Татарстан. 2012. №3. С.62–65.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Илнур Сөләйман улы Рәхимов, аспирант.