Мәкалә бьярмнар һәм татарлар турында “Хакон Хаконарсон турында риваятьләр” мәгълүматларын анализлауга багышлана.

Әлеге риваятьнең бьярмнарның татарлардан качуы турындагы мәгълүматлары тарихи дөреслеккә туры килми, скандинавларның монголлар турында һәм Евразия тарихында аларның роле турында күзаллауларының чагылышы булып тора. XIII йөз уртасында халыклар күчешенә китергән һәр вакыйга Җүчи Олысына бәйле була. Җүчиләр XIII йөзнең 60 елларында әле бьярмнарга һөҗүм итмиләр, чөнки башка фронтларда бик каты сугышалар.

Бьярмнар – алар фин-Пермь халыклары түгел, ә Карелия һәм Двина җирендә яшәүче полиэтник угро-фин халкы. Скандинавлар чыганакларындагы ике Бьярмаланд – ул рус чыганакларында Колоперемь һәм Заволочье. Мөгаен, бьярмнар Халогаландка үзләре теләп күченәләр, ә риваятьнең авторы, даладагы вакыйгалар турында славян хәбәрчеләреннән ишетеп, риваятьне төзегәндә, көнчыгыштагы көчле вакыйгаларны халыклар күченешенең сәбәбе дип санап, әлеге мәгълүматны өстәп куя. Күчмә халыклар турында риваятьләрнең һәм скандинавларның географик чыганаклары мәгълүматлары бик буталчык. Блавкуманналанд (Блокуманналанд) я Болгария, я Дәште Кыпчак белән тиңләштерелә. Таттарика һәм Татария турындагы мәгълүматлар өчен дә шундый күренеш хас, аларда Монголларның яулап алу дәверләренең дә һәм Авар каганлыгы вакытларының да вакыйгалары чагылыш тапкан.

Сылтама ясау өчен: Пилипчук Я.В. О «Татарских известиях» одной саги // Научный Татарстан. 2012. №3. С.41–61.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Ярослав Валентинович Пилипчук, тарих фәннәре кандидаты.