Көнчыгышның төрле дирһәмнәре һәм мыскаллары, Европаның лира һәм маркалары Византия литрасыннан башлангыч алган (элекке фунт-либрасыннан). Рим-Византия мәдәнияте йогынтысы, уникеле санау системасы вакланмасында төпле исәпләү, ниһаять,  сәүдә-икътисади хезмәттәшлек, урта гасырларда формалашкан авырлык үлчәү берәмлеге системасын аңлатырга мөмкинлек бирә. Көнчыгыш Европаның акча-үлчәү системасы нигезендә яткан рус рубеле 204,7 г (45 экзагий), татар сумнары 196,47 һәм 188,61 г (45 мыскал яисә 60 дирһәм) шулай ук Византия үлчәү берәмлегеннән килә. Соңгылары алышына, һәм алар арасындагы аерма тарихның төрле чорларында барлыкка килүләре белән генә бәйле. Күп үлчәү берәмлегенең охшашлыгы күп дәүләтләр акча системасының тәңгәллеге, сәүдә инфраструктурасы барлыкка килү нәтиҗәсе була, анда салым һәм кредит ставкаларын, өстәмә чыгымнарны исәпләү бик гадиләштерелә.

Сылтама ясау өчен: Пономарев А.Л. Русский рубль и татарский сум в системе мер средневековья // Научный Татарстан. 2011. №2. С.175–186.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Андрей Леонидович Пономарев, тарих фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университеты.