Казанская периодика XIX–XXI вв.: энциклопедический справочник для представителей средств массовых коммуникаций / сост.: Р.А.Айнутдинов, З.З. Гилазев; под ред. И.А. Гилязова. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ; Татарское книжное издательство, 2018. 197 с.

Белешмәлектә Казанда элек һәм хәзер чыга торган матбугат басмалары (газеталар, журналлар, альманахлар һ.б.) турында мәкаләләр урын алган. Аңа 1811 елда Казан матбугаты тарихы башланган чордан алып революциягә кадәрге барлык басмалар диярлек, 1920–1980 еллардагы матбугат органнарының күбесе, XX гасыр азагы – XXI гасыр башындагы иң мөһим басмалар кертелгән.

Китапта бай кушымта бар. 6 томлы Татар энциклопедиясе материаллары нигезендә төзелгән белешмәлектә 271 мәкалә (143 газета, 128 журнал) туплап бирелә.

Басма Казан һәм Татарстанның матбугат тарихы белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.