Эчтәлек

XVII–XVIII йөзләргә караган татар тарихи әдәбиятында Болгар шәһәре идарәчесе Габдулланың балигъ булмаган улы рәвешендә сурәтләнә. Аксак Тимер гаскәре шәһәрне яулап алгач, имеш, яу барышында һәлак булган Габдулланың Алтынбәк белән Галимбәк исемле улларын әмир иреккә җибәрә. Алтынбәк, үсә төшкәч, Казансу тамагында бер шәһәр салдыра.

Бу риваятьтә һәм Аксак Тимернең Болгар, Биләр, Балымер шәһәрләрен яулап йөрүе хикәятендә дөреслектә бер-берсеннән ерак торган ике тарихи вакыйга: Алтын Урданың Аксак Тимер тарафыннан 1395 елда яулап алынуы, Казан шәһәре белән Казан ханлыгының нигезләнү вакыйгалары чагыла.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.

Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII–XVIII вв. Казан, 1972.

Автор – И.Л.Измайлов