Историко-культурное наследие российской деревни: сохранение и развитие: сборник статей IX Всероссийской (XVII средневолжской) конференции историков-аграрников, археологов, этнографов Евразии (г. Казань, 5–7 октября 2022 г.) / отв. ред.: Р.В. Шайдуллин, Р.Р. Батыршин. Казань, 2023. 600 с., илл.

Китапта Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан оештырылган Евразия тарихчы-аграрчыларының, археологларының, этнографларының IX Бөтенроссия (XVII Урта Идел) конференциясе материаллары тәкъдим ителә. Конференцияне оештыруда шулай ук Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты һәм Казан университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Ватан тарихы кафедрасы катнашты.

Китапта Россиянең авыл территорияләрендә яшәүче халыкларның тарихи-мәдәни мирасы һәм көндәлек хуҗалык тормышын яктырткан мәкаләләр урын алган. Аларда күпмилләтле крестьяннар тарихының тарихи-мәдәни, чыганакчылык, историография, социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси контекстлары анализлана.

Басма тарихчыларга, этнографларга, социологларга, аграр секторның практик хезмәткәрләренә, Россиянең милли авылларының тарихи-мәдәни һәм хуҗалык проблемалары белән кызыксынучыларга адреслана.