Ялалов Ф.Г. Основы полилингвального образования: монография. Казань: Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2021. 192 с.

Монография күп телле Россиядә полилингваль белем бирүнең фәнни нигезләрен, норматив-хокукый, психологик-педагогик, дидактик шартларын өйрәнүгә багышланган. Чит ил тәҗрибәсен анализлау нигезендә, Россиядәге гомуми белем бирү системасына карата «полилингваль белем бирү» термины формалаштырылган. Полилингваль белем бирүнең инвариант модельләре эшләнде, алар Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы полилингваль мәктәпләре, гимназияләре һәм лицейлары базасында уңышлы тормышка ашырыла. Китапта шулай ук полилингваль белем бирүнең төп принциплары ачыкланган: туган телдә укыту, өч теллелекне гамәлгә ашыру, телләрнең лингвистик чараларын үзләштерү, телләрне өйрәнү процессында фикерләүне үстерү, «телләр белүдән – үзара аңлашуга һәм татулыкка». Берничә телгә, мәгълүмати-белем бирү технологияләренә ия булган, үзендә укытучы һәм сыйныф җитәкчесе, психолог һәм тәрбияче, укучыларның эшчәнлеген оештыручы сыйфатларын туплаган яңа буын педагогының һөнәри сәләте ачылган.

Китап күп телле белем бирүне гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче педагогларга, психологларга, лингвистларга һәм филологларга, гомуми белем бирү мәктәпләре җитәкчеләренә һәм укытучыларына тәкъдим ителә.