- РУС
- ТАТ
Гуманитар һәм мәдәни элемтәләр
Казахстан и Татарстан: гуманитарные и культурные связи в прошлом и настоящем / отв. ред. Э.М.Галимова, Б.Л.Хамидуллин. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения им. М.Хасанова АН РТ, 2025. 108 с., ил.
Басма 1990–2020 елларда Казахстан Республикасы белән Татарстан Республикасының тарихи, мәдәни һәм гуманитар элемтәләрен анализлауга багышланган.
Китапның беренче бүлегендә татарлар һәм казахларның тарихи-мәдәни үсешенең төп аспектлары, ике республиканың хәзерге социаль-икътисадый хәле, шулай ук Казахстандагы татар диаспорасының һәм Татарстандагы казах диаспорасының эшчәнлеге ачыла
Икенче бүлек Казахстан Республикасы һәм Татарстан Республикасының перспектив фәнни тикшеренүләр һәм мәгариф проектлары өлкәсендә, шулай ук сәнәгатьнең, авыл хуҗалыгының, ИТ-технологияләрнең һәм туризмның стратегик мөһим өлкәләрендә күп планлы хезмәттәшлеген чагылдыра.
Эчтәлекле нигезе һәм дисциплинаара якын килүе аркасында басма фәнни һәм танып белү кыйммәтенә ия.
Татарстан һәм Казахстанның тарихын һәм мәдәниятен, икътисадый һәм фәнни потенциалын өйрәнү белән кызыксынган укучыларның киң даирәсенә адресланган.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.