Биографиясе

1927 елның 12 марты, Башкортстан АССР, Дәүләкән районы Яңа Мерәс авылы – 1986 елның 16 декабре, Дәһли; Мәскәүдә җирләнгән.

Г.Утыз Имәни нәселеннән.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1956), СССР Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында фәнни хезмәткәр.

1958–1960 елларда Бхилаи (Һиндстан) металлургия комбинатында урду һәм һинд телләреннән тәрҗемәче.

1963–1968 елда «Азия и Африка сегодня» журналында (Мәскәү) эшли.

Фәнни мәкаләләрен Иранда, ТАССның (1968–1973), шунда ук, Төркия һәм Әфганстанда (1976–1980) һәм Һиндстанда (1983–1986) «Известия» газетасының үз хәбәрчесе булып эшләгәндә туплаган материаллары нигезендә яза.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Якын Көнчыгыш һәм Азия илләренең фәлсәфәсенә, диненә, яңа һәм иң яңа тарихына, милли проблемаларына, сәяси һәм икътисади хәлләренә, мәдәниятенә карый.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Политическая идеология индусских религиозно-общинных партий // Общественно-политическая и философская мысль Индии. М., 1962 (автордаш).

Деятельность мусульманских общинных организаций в современной Индии // Краткие сообщения Института народов Азии (АН СССР). 1964. № 75.

Иран, каким я его видел? М., 1990.

Әдәбият

Биобиблиографический словарь отечественных востоковедов. М., 1995.

Заманова Г.Р. Ашраф Ахмедзянов и его книга «Иран, каким я его видел?» // Россия и Иран. Иранистика в Татарстане: Сб. статей. М., 2001.

Автор – Г.Р.Заманова