Биографиясе

1942 елның 17 октябре, Казан – 1991 елның 28 сентябере, шунда ук.

Мәскәү университетын тәмамлый (1970 ел).

1960–1961, 1963–1970 елларда Казан вертолёт заводында, 1962 елда ВЛКСМның Киров райкомында эшли.

1970 елдан күптиражлы «Знамя труда» газетасы (Казан) хәбәрчесе.

1973–1978 елларда КПССның Киров райкомы инструкторы, гомуми бүлек мөдире, КПССның Казан шәһәр комитетында пропаганда бүлеге мөдире урынбасары.

1979 елдан Татарстанда беренче шәһәр газетасы «Вечерняя Казань»ны чыгаруны башлап йөрүче, оештыручы һәм аның беренче мөхәррире.

СССР Югары Совет депутаты (1989–1991 еллар).

Әдәбият

Морозов А.В. Персоны. Казань, 1998;

Тематическая подборка, посвященная 60-летию А.П.Гаврилова // Вечерняя Казань. 2002. 16 окт.;

Он был редактором от бога. Казань, 2002.

Автор – Г.Р.Заманова.