1937 елның 28 сентябрендә Азнакай районы Тымытык авылында туган.

Казан университетын (1960), Ленинград югары партия мәктәбен (1971) тәмамлый.

1960–1967 елларда «Колхозчы», «Дуслык» район газеталарында, 1967–1969, 1971–1972 елларда «Социалистик Татарстан» газетасында эшли.

1972–1975 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында инструктор.

1975 елдан «Чаян» журналының баш мөхәррире.

Язмалары, очерк, шигырь, фельетоннары «Советская Татария», «Татарстан яшьләре», «Советская Россия», «Правда» (Мәскәү) газеталарында, «Коммунист Татарии» журналында басыла. «Күңел чәчәкләре» (1967), «Тәрәзәгә чиртер мизгел» (1986), «Гореф-гадәтләргә ышанмагыз» («Не верьте в приметы», 1980), «Йөремсәк анекдот» («Ходячий анекдот», 1994), «Монолит кисәге» («Кусочек монолита», 1995), «Казан мәзәкләре» («Чаян» басмасы, «Казанский анекдот от «Чаяна», 2008) дигән җыентыкларында Зәкиевнең шигырьләре һәм юморескалары басылган.