Биографиясе

1923 елның 8 феврале, Спас кантоны Бибай авылы, хәзерге Әлки районы Бибай Чаллысы авылы – 1994, Казан.

КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (1957), Иҗтимагый фәннәр академиясен (1964) тәмамлый (Мәскәү).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1946–1947 елларда Апас районы Кабык Күпер авылы мәктәбендә укытучы, Әлки районы халык мәгарифе бүлеге инспекторы.

1947–1948 елларда ВЛКСМның Әлки райкомы секретаре.

1948–1950 елларда Горький югары партия мәктәбе тыңлаучысы.

1951–1954 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты секретаре.

1957–1959 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы.

1959–1962, 1964–1969 елларда «Коммунист Татарии» журналы мөхәррире.

1969–1984 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында мәдәният бүлеге мөдире.

1984 елдан Саратов югары партия мәктәбенең Татарстан укыту-консультация пункты мөдире.

1960–1965 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе», 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – С.С.Елизарова