Биографиясе

1875 ел, Сембер губернасы, Сембер өязе Сөндек авылы – 1938 ел, Куйбышев шәһәре.

Башлангыч белемне туган авылында ала, 1904 елда, мәдрәсәне тәмамлагач, Самара мәчетенең имам-хатибы була.

1907–1913 елларда – Татар мөселман җәмгыяте рәисе. Әлеге җәмгыять ярдәме белән Самарада мөселман китапханәсе, китап кибете ачыла, өлкәннәр өчен укырга-язарга өйрәтү курслары оештырыла, мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтелә һ.б. Иҗтимагый эшчәнлеге белән риза булмаган Эчке эшләр министрлыгы 1913 елның 17 мартында аның эшен туктата.

Мортазин татар телендәге иң беренче икътисади вакытлы матбугат органы «Икътисад» (1908–1913) журналының нашире һәм мөхәррире була, «Вакыт», «Йолдыз» газеталары, «Шура» журналы белән хезмәттәшлек итә. Дини һәм наширлек эшчәнлеген эшмәкәрлек белән бергә алып бара, Самара кредит банкы составына керә.

Рус интеллигенциясе вәкилләре белән аралаша, Л.Н.Толстой белән языша.

Самара мәчете мөселманнар яшәгән төбәкнең рухи-мәдәни үзәгенә әверелә; Мортазин монда Г.Тукай, Ф.Кәрими, Г.Кутуй һ.б. белән очраша. Бөтенроссия мөселманнар корылтае (С.-Петербург, 1906) делегаты, мөфти М.Солтановның 25 еллык эшчәнлегенә багышланган Россия мөселманнар җыены делегаты (Уфа шәһәре, 1911). Октябрь революциясеннән соң имамлык хезмәтен дәвам итә.

1932 елда сөргенгә җибәрелгән мөселманнар, мөселман руханилары файдасына матди ярдәм күрсәтүне оештырганы өчен хөкем ителә; Ак диңгез–Балтыйк каналы төзелешенә 2 елга эшкә җибәрелә.

1937 елда икенче мәртәбә кулга алына, 1938 елда атып үтерелә; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Рәми И., Даутов Р. Әдәби сүзлек. Казан, 2001.

Газизуллин Ф.Г. Становление и развитие социально-экономической мысли татарского народа. СПб., 2004.

Автор – М.А.Сәгыйров