Биографиясе

1944 елның 3 феврале, БАССРның Уфа районы Октябрь поселогы – 2018 елның 1 сентябре, Казан.

Казан университетын (1968), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (1978) тәмамлый.

1969–1971 елларда ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитының «Ленинец» газетасы редакциясендә (Уфа шәһәре) эшли.

1971–1988 елларда «Советская Татария» газетасында: әдәби хезмәткәр, пропаганда бүлеге җитәкчесе, мөхәррир урынбасары.

1989–1991 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында матбугат секторы мөдире.

1991 елдан «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире урынбасары.

Иҗаты

Муллаянов язган мәкаләләрнең тема һәм жанрлары күптөрле: алдынгы нефтьчеләр һәм КамАЗ төзүчеләр турында очерклар, яшьләр тәрбияләүнең патриотик һәм әхлакый нигезләре хакында язмалар.