Эчтәлек

Биографиясе

Гомер еллары: 1893–1934.

Казанда мәдрәсәдә, шулай ук Ленинград көнчыгыш-педагогика институтында белем ала (1927–1929).

1915 елда Россия армиясенә чакырыла, Төньяк фронтның 5 нче армиясе составында сугыша.

1918 елның гыйнварында Төньяк фронтның мөселман комитеты һәм «Сугыш сафы» фронт газетасының редколлегия әгъзасы итеп сайлана. Эчке Россия мөселманнары эшләре комиссариаты эшендә катнаша, Мәскәүдә 1 нче татар-башкорт пехота батальонын оештыручыларның берсе. Коммунист мөселманнарның 1 нче Бөтенроссия корылтаенда (1918 елның 4–12 ноябре, Мәскәү), Шәрекъ халыклары коммунистлар оешмаларының 2 нче Бөтенроссия съездында (1919 елның 22 ноябре – 3 декабре, Мәскәү) катнаша.

1919 елда РКП(б)ның мөселман оешмалары Үзәк бюросының нәшрият бүлеге мөдире, «Эшче» газетасын чыгаруны оештыра (1920 елның гыйнвары-маенда дежур мөхәррир). 1920–1927 елларда Эшче-крәстияннәр инспекциясендә, Халык мәгарифе халык комиссариатларында, ТАССР ҮБКнда эшли.

1931 елдан Казанда педагогик эштә: Казан педагогия техникумында, Хезмәтне фәнни оештыру институтында укыта.

Автор – И.Г.Гыйззәтуллин