Биографиясе

1881 елның 29 марты, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Ишле авылы – 1949 елның 18 августы, Свердловск шәһәре.

Туган авылы мәдрәсәсендә белем ала.

1907–1911 елларда Оренбург һәм Уфа шәһәрләрендә басмаханәдә эшли, «Госмания» мәдрәсәсендә укыта.

Шул елларда «Фәлсәфә ноктаи нәзарыннан дин», «Ислам һәм музыка», «Егерменче гасырда безнекеләр» дигән китапларын чыгара, К.Гамсунның «Ачлык» («Голод», Оренбург, 1907) романын татарчага тәрҗемә итә.

1911–1912 елларда Уфа, соңрак Минзәлә земстволарында татар мәктәпләре бүлеге инструкторы булып эшли.

1908 елда журналистлык эшчәнлеген башлап җибәрә, «Вакыт» газетасында (псевдонимы Нукайский), «Мәктәп» (псевдонимы Кемтерин), «Ялт-йолт» журналларында язмалары басыла. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, 1916 елда большевиклар партиясенә керә.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң – Төньяк фронтның мөселман солдатлары комитеты җитәкчелеге составында, «Сугыш сафы» газетасы мөхәррире.

1918–1919 елларда Эчке Россия мөселманнары эшләре комиссариатының матбугат бүлеге җитәкчесе, «Чулпан» газетасы мөхәррире.

1920–1926 елларда Уфада мәгариф, игенчелек, юстиция халык комиссариатларында эшли, язмалары «Урал», «Башкортстан хәбәрләре», «Яңа авыл» газеталарында басыла.

1927–1929 елларда Казан университеты рабфагы җитәкчесе булып эшли, «Кызыл Татарстан» газетасы белән хезмәттәшлек итә.

1930–1933 елларда – Н.К.Крупская исемендәге Коммунистик тәрбия академиясе тыңлаучысы. Аны тәмамлаганнан соң, Свердловскида татар педагогия техникумының директоры булып эшли, анда «Социализм юлы», «Урал эшчесе» газеталарында хезмәттәшлек итә.

Иҗаты

«Ислам һәм хатын-кызлар» (Уфа, 1929), «Дания» (1929), «Төркия» (1929), «Коллектив хуҗалык һәм диннәр» (1930) китаплары авторы.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926.

Автор – Р.М.Нуруллина