Биографиясе

1921 елның 15 июле, Тәтеш кантоны Ясаклы Барыш авылы — 2004 елның 4 ноябре, Казан.

Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтының (ГИТИС) татар студиясен тәмамлаганнан соң (1949), Казан яшь тамашачылар театрының (ТЮЗ) татар төркеменә кабул ителә, 1950 елда Татар академия театры труппасына күчерелә.

Иҗаты

Баштарак яшүсмерләр рольләрен башкаручы актриса буларак, зирәк, тапкыр, бар җирдә дә өлгер Садри, Малай («Галиябану», «Ак калфак», М.Фәйзи), Миңлеәхмәт («Миңлекамал», М.Әмир), Идел («Зифа», Н.Исәнбәт), Зөлкагыйдә («Кыю кызлар», Т.Гыйззәт) кебек малайлар һәм кызлар образларын гәүдәләндерә. Соңрак характерлы рольләргә күчә: Нурсәнә, Гүзәл («Беренче мәхәббәт», «Рәхим итегез!», Х.Вахит), Екатерина («Яшь йөрәкләр», Ф.Бурнаш). К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасы буенча куелган спектакльдәге Рокыя роле актрисаның зур казанышы була (ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1958).

Хәйруллина 1971 елда театрдан китә.

1962–1998 елларда Казан театр училищесендә сәхнә теле укыта, бер үк вакытта, 1969–1976 елларда, Казан мәдәният институтында эшли.

Сәхнә теле буенча методик кулланмалар («Тел күрке — сүз», 1978; «Дөрес сөйләргә өйрәнегез», 1992) авторы.

Әдәбият

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. К., 2005; 

шул ук. Театр имени Камала. К., 1986;

Асия Хәйруллина. Ничек тиз узасың син, гомер... К., 2012.

Автор — И.И.Илялова