1946 елның 11 гыйнварында Казан шәһәрендә туган.

Казан театр училищесен тәмамлаганнан соң (1966), Татарстан республика күчмә театрында эшли. 1969 елдан ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитеты дикторы, 1992 елдан «Татарстан» Дәүләт теле-радио компаниясендә диктор, баш мөхәррир, хатлар, әдәби-драматик тапшырулар бүлекләре мөдире. 1997 елдан «Илһамият» иҗади берләшмәсендә мөдир, 2003–2005 елларда «Татарстан» Дәүләт теле-радио компаниясендә нәфис тапшырулар дирекциясе җитәкчесе. 2006 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында. Шул ук вакытта, 1970–2010 елларда (бүленеп), Казан театр училищесендә сәхнә теле укытучысы.

Хамматова җитәкчлегендә һәм аның катнашында оештырылган телепрограммалар: «Хатлар аша очрашу» тапшыруы, «Күзгә күз, сүзгә сүз», «Бер күрешү үзе бер гомер» авторлык программалары, «Йолдызлар чакыра» шоу-программасы һ.б. зур уңышка ирешә. Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре турында тапшырулар сериясе, танылган артистлар, җырчылар, язучылар, галимнәр һ.б. катнашында, театр режиссёрлары һәм актёрлары турында «Сәхнә» циклы, рәссамнар турындагы «Рәссамнар тормышыннан эпизодлар» циклы, «Җомга көн кич белән» телесалонын әзерли.

Медаль белән бүләкләнә.