1889 ел, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Гобәй Карамалы авылы – 1938 елның 17 феврале, Казан.

Уфа шәһәрендә «Галия» мәдрәсәсендә белем ала.

1918–1921 елларда Уфада нәшер ителгән «Көрәш» газетасы хезмәткәре.

Гражданнар сугышы елларында Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясе сәяси бүлеге тарафыннан чыгарылган «Кызыл яу» газетасының мөхәррире.

1920–1930 елларда «Урал» газетасы редколлегиясе әгъзасы, аннан соң баш мөхәррире (Эстәрлетамак шәһәре), «Азат Себер» газетасы мөхәррире (Омск шәһәре, аннан соң Новосибирск шәһәре); «Эшче» газетасында (Мәскәү) хезмәттәшлек итә.

1929–1932 елларда «Кызыл Татарстан» газетасы баш мөхәррире.

1932 елдан дәүләт эшендә, 1935–1937 елларда ТАССР Җир эшләре халык комиссариаты инспекторы.

Репрессияләр чоры корбаны.

Язмаларында ТАССРның икътисади һәм мәдәни тормышын, совет фәне казанышларын яктырта, халык мәгарифе, сәламәтлек саклау, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләрен күтәрә.

Автор – Г.Г.Хәсәнова