Чыгу урыны һәм вакыты

1992 елның 2 апреленнән Казанда атнага 2–3 тапкыр татар телендә нәшер ителә.

Иң беренче татар телле коммерция басмаларының берсе.

Оештыручысы — «Юлдаш» газетасы редакциясе.

Мөхәррире — Р.Р.Газизов.

Актив авторлары арасында — М.Абдуллин, Н.Вахитов, Ф.Ибраһимова, Р.Мәүзиев, З.Мусина, Ә.Сафиуллин.

Юнәлеше

Басманың максаты — татарларның мәдәни һәм иҗтимагый тормышын яктырту. Язмалар артистлар, язучылар иҗаты, шәһәр һәм авыл тормышына багышлана; журналист тикшеренүләре, укучыларның хатларына җаваплар басыла.

Кушымталары: телепрограмма белән «Дулкын» атналык газетасы, «Аш-су», «Сәламәт булыйк!», «Дин вә йола» газеталары.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.