Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 1 ноябреннән 1918 елның 22 мартына (башка мәгълүматлар буенча, 30 октябрьгә) кадәр Оренбург шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 105 саны чыга.

Нашире — «З.Дәминов һәм М.Галәветдинов сәүдә йорты», мөхәррирләре — Ф.Кәрими, Ш.Камал.

Юнәлеше

Газета милли мохтарият идеясен пропагандалый, Учредительләр җыены чакырылышына, демократик ирек һәм тигез хокуклылык лозунгларына теләктәшлек күрсәтә.

Редакция большевиклар һәм эсерлар эшчәнлеген тәнкыйди бәяли.

«Яңа вакыт» битләрендә 1918 елның апрелендә булган Самара эшчеләре һәм крәстияннәре съезды барышы һәм нәтиҗәләре, Оренбург шәһәр думасына сайлаулар яктыртыла.

Газета «Уфа хәбәрләре», «Безнең фикер», «Мамадыш таңнары», «Яңа хәят» һәм башка татар вакытлы матбугатында чыккан материалларга, шулай ук яңа китапларга күзәтү бирә.

Матбугат турындагы Декрет нигезендә ябыла (1918 ел).

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.