Чыгу урыны һәм вакыты

1904 елның 1 октябреннән 1906 елның 14 февраленә, 1906 елның 28 октябреннән 17 ноябренә, 1909 елның 1 гыйнварыннан 4 октябренә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 992 саны чыга.

Төрле елларда наширләре: И.И.Степанов, С.А.Ушаков, А.И.Хорош, М.З.Комлев, Г.А.Плетнёв.

Төрле елларда мөхәррирләре: И.И.Степанов, С.А.Ушаков, М.З.Комлев. Башкала әдипләреннән Л.Н.Андреев, И.А.Бунин, В.Я.Брюсов, А.И.Куприн, А.С.Серафимович, Ф.К.Сологуб, К.И.Чуковский һәм башка авторларның әсәрләре басыла.

Казан авторлары арасында алдынгы карашлы галим һәм шагыйрьләрдән П.Л.Драверт, А.И.Елистратов, Н.П.Загоскин, В.А.Перимов, Л.И.Пономарёв, П.И.Эмдин, Н.Н.Фирсов һәм башкалар була.

Газетаны чыгарырга тырышып йөрүчеләр – либерал-юристлар М.Б.Зельдович, С.А.Ушаков, И.И.Степанов. Соңгысы, яңа алган наширлек хокукыннан файдаланып, газетаның тематикасын шактый киңәйтә, чыгару ешлыгын арттыра.

Чыга башлавының беренче елында ук газета Россия телеграф агентлыгы хәбәрләрен даими алдыруга һәм Ерак Көнчыгыштагы сугыш хәрәкәтләре турындагы хәбәрләрне оператив рәвештә укучыларга җиткерүгә ирешә (1904 елның 1 октябреннән 1905 елның 31 августына кадәр «Волжский листок» телеграммалары» дигән кушымта чыгарыла).

Укучыларның күплеге, басылган материалларның төрлелеге, авторлар коллективының җитдилеге газетага популярлык китерә.

Юнәлеше

 «Волжский листок» гомумдемократик характерда була, ләкин большевиклар аны үз идеяләрен тарату максатында файдалана башлыйлар (цензура рөхсәт иткән дәрәҗәдә).

1905 елның язына редакция хезмәткәрләре төп 2 сәяси төркемгә бүленә: адвокатлар даирәсеннән булган либераллар һәм социал-демократлар – РСДРПның Казан комитеты әгъзалары В.В.Адоратский (псевдоним Soci), Н.И.Дамперов, А.С.Кулеша (псевдоним ASKA), Н.Н.Накоряков (псевдоним Чарно), Б.М.Фрумкин (псевдоним Ф.), М.М.Хомяков (псевдоним Синьор).

«Волжский листок» җәен Казанга килгән Я.М.Свердлов (псевдоним Михайлович) мәкаләсен дә бастыра.

1906 ел башыннан газета сайлау кампанияләре һәм Дәүләт думасы эшләрен яктырта, депутатларның, бигрәк тә социал-демократлар фракциясе депутатларының чыгышларын бастыра.

Россиянең сәяси партияләре эшчәнлегенә зур игътибар бирелә: марксизм нигезләре, большевиклар партиясенең стратегия һәм тактикасы мәсьәләләре яктыртыла; кадетлар партиясе эшләре анализлана; уң һәм карагруһчы оешмалар эшчәнлегенә тискәре бәя бирелә.

Газетада патша хөкүмәтенең милли сәясәте тәнкыйть астына алына. Киң тармаклы хәбәрчеләр челтәре Идел буе губерналары тормышын дөрес яктыртырга мөмкинлек бирә. Газета П.А.Столыпин үткәрә торган социаль-сәяси реформалар курсы җир мәсьәләсен дөрес чишә алмый, һәм аграр мөнәсәбәтләрне тамырдан үзгәртергә кирәк дип саный.

«Волжский листок» иҗтимагый тормышны һәрьяклап демократлаштырырга, җирле үзидарә эшен реформалаштырырга чакыра. «Волжский листок»ның большевиклар идеяләрен үткәрергә омтылуы цензура игътибарыннан читтә калмый. Цензор М.Н.Пинегин газета «яшәп килүче хакимият режимына каршы фикердә тора, басма сүз ярдәмендә җәмгыятьтә хөкүмәт органнарына карата ышанычсызлык тудырырга омтыла» дип күрсәтә һәм газетаны аерым күзәтү астына ала. Нашир һәм мөхәррирләр еш кына җинаять җаваплылыгына тартылалар, газетага берничә мәртәбә штраф салына, саннары конфискацияләнә.

1906 –1907 елларда, газета чыгудан туктап торган вакытларда, әбунәчеләргә «Волжский курьер» газетасы җибәрелә.

1908 елның 26 маеннан 4 августына кадәр, иртәнге басмага бушлай кушымта сыйфатында, шул ук исемдә атналык кичке чыгарылыш басыла (13 сан).

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Лившиц С. Казанская социал-демократическая организация в 1905 г. // Пролетарская революция. 1923. № 2-3;

Муллина Л.Б. «Волжский листок» в 1905 году // Из истории местной периодической печати. Казань, 1960. Вып. 1;

Гаврилова Н.В., Николаев В.Н. Идея марксизма на страницах газеты «Волжский листок» в 1906-1907 гг. // Историография федосеевских марксистских кружков Поволжья. Казань, 1972;

Элерт А.А. Из истории общественно-политической борьбы в Казанской губернии // Революционно-освободительное движение в XIX-XX вв. в Поволжье. Казань, 1974;

Карасёв А.М. Источники по истории профсоюзного движения в Казани в 1905-07 гг. (Обзор публикаций газеты «Волжский листок» («Волжский курьер») // Общественные отношения развитого социализма. Казань, 1985;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова