ТАССР Мәгариф халык комиссариаты каршындагы Гыйльми Үзәк, аннан соң Татар мәдәнияте йорты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1925–1930 елларда Казанда рус телендә елга 1–3 тапкыр нәшер ителә, барлыгы 10 саны чыга.

Мөхәррире Н.Н.Фирсов.

Журналда күренекле Казан галимнәре – Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте әгъзалары Н.И.Воробьёв, Г.С.Гобәйдуллин, Г.Ибраһимов, М.К.Корбут, Г.Рәхим, Г.Г.Сәгъди, В.Ф.Смолин, М.Г.Худяков, Е.И.Чернышёв, Г.Ш.Шәрәф, Мәскәү һәм Ленинградның атаклы тарихчылары һәм тел галимнәре В.А.Богородицкий, Г.А.Ильинский, А.Н.Самойлович һәм башка галимнәр языша.

Юнәлеше

Журнал редакциясе вузлар, мәктәпләр, түгәрәкләр, фәнни җәмгыятьләр, хакимият-хуҗалык оешмалары һәм предприятиеләренең төбәкне өйрәнү методологиясе һәм методикасы мәсьәләләренә караган эшләрен берләштерү бурычын куя.

Хезмәтләрнең күпчелеге Урта Идел буе халыкларының матди һәм рухи мәдәниятен яктыртуга багышлана. Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы тарихына, Казан татарлары этногенезына аерым игътибар юнәлтелә.

Журнал битләрендә барлыгы 79 мәкалә бастырыла, шул исәптән тарихка караган – 23, этнография буенча – 9, лингвистика буенча – 9, сәнгатькә караган – 7, мәдәнияткә һәм фольклорга караган – 7 мәкалә.

Журналда тарихи чыганакларга күп урын бирелә. Мәсәлән, 1 нче номерда  Е.И.Чернышев әзерләгән «Крәстиян революциясе тарихы буенча материаллар», 3 нче номерда – «Татреспублика оештыру һәм милли мәсьәлә буенча материаллар һәм документлар тарихыннан», Г.С.Гобәйдуллинның 1878 елда татар крәстияннары хәрәкәте турында кыйммәтле материаллары басылып чыга.

1 нче номерда С.А.Вахидов тарафыннан Сәхибгәрәй хан ярлыгы тасвирлана. Журнал битләрендә XIX гасырда татарлар арасында мәгърифәткә зур урын бирелә, шул исәптән беренче татар газетасы проектлары, XIX гасыр татарлары өчен европа тибындагы урта мәктәп оештыру турындагы материаллар бар.

Сыйнфый көрәш, XVII гасырда татарларның халык хәрәкәтләрендә катнашуы, татар һәм башкортларның башкорт восстаниеләрендә бергә катнашуы һ. б. мәсьәләләре карала.

Этнограф Н.И.Воробьевның мәкаләләре торак һәм җирлекләргә, татарларның тукучылыгына, керәшеннәрнең көнкүрешенә багышлана. К.һәм М.Гобәйдуллиннар Казан татарларының аш-суы турында материал бастыралар (№ 6).

Татар тел белеме һәм әдәбиятына караган документларга зур урын бирелә, татар язуын латин графикасына күчерү проблемалары күтәрелә.

Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятенең гомуми җыелышларында тыңланган докладларга, «Тәнкыйть һәм библиография» бүлегендә дөнья күргән хезмәтләргә, әсәрләргә рецензияләр басыла. Журналның соңгы саны тулысынча Н.Н.Фирсовның фәнни эшчәнлегенә багышлана.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Бороздин И.Н. Вестник Научного общества татароведения // Новый Восток. 1928. № 25;

Указатель статей, помещенных в №1–10 «Вестника Научного общества татароведения» (1925–1930) // Вестник Научного общества татароведения. 1930. №9/10;

Абдрашитова И.М. Вестник научного Общества татароведения // Из истории Татарии. Казань, 1970. Сб. 4;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018;

Фаттахова Г.А. Научное Общество татароведения (1923-1930-е годы): Возникновение и деятельность // Точка зрения. Казань,1999.

Автор – Г.Р.Заманова