Оештыручысы Казандагы «Мөхәммәдия» югары мөселман мәдрәсәсе.

Чыгу урыны һәм вакыты

1993 елның 15 октябреннән Казанда рус телендә нәшер ителә.

Төрле елларда мөхәррирләре: В.Ягъкуб, С.Попов, В.Дубинин, Н.Гарипов (2000 елдан).

Юнәлеше

Газета мөселман дине тәгълиматларын, ислам дине тотучы халыкларның тарихын, традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, Татарстан һәм Россия мөселманнары тормышында ислам мәдәниятенең тоткан ролен яктырта.