Чыгу урыны һәм вакыты

1907 елның 4 гыйнварыннан алып 27 апреленә кадәр Оренбургта атнасына 2–3 тапкыр нәшер ителә, барысы 31 саны чыга.

Нашире — Т.Соловьёв (24 санга кадәр), соңрак Г.Терегулов, мөхәррире — Х.Ямашева; фактик җитәкчеләре — Х.Ямашев, Г.Сәйфетдинов.

Конспирация максатыннан материаллар имзасыз гына басыла яки псевдоним белән бирелә (Кызыл, Сул һ.б.).

Язмаларның күп өлешен Х.Ямашев бастыра; газета белән Г.Коләхмәтов хезмәттәшлек итә.

Юнәлеше

Газета революцион-демократик юнәлештә була, аның язмаларында халыкның тормышын яхшырту бары тик революцион көрәш аша гына мөмкин дигән фикер ята. Ул эшчеләренең стачка хәрәкәте, крәстияннәр һәм укучы яшьләр чыгышлар турында мәгълүмат бирә. 2 нче Дәүләт Думасына сайлаулар чорында агитация эшен алып бара, буржуаз партияләрнең Дума проектларын тәнкыйтьли.

Редакция милли мәсьәләне милләтләрнең үзбилгеләнүгә хокукы контекстында карый, «Иттифак әл-мөслимин», Мөселман хезмәт төркеме партияләре вәкилләре, «Тәрҗеман», «Вакыт» газеталары, «Дин вә мәгыйшәт» журналы белән бәхәскә керә, законсыз рәвештә җирләре тартып алынган казакъ һәм кыргыз крәстияннәрен яклап чыга.

Редакция даими рәвештә татар халкының рухи тормышын, мәдәнияте һәм сәнгатен үстерү кирәклеген ассызыклый, милли театр оештыру идеясен яклый, дөньяви мәгариф системасын киңәйтү турында чыгыш ясый.

«Шәкертләрнең хәле турында» сәхифәсендә укучыларның үз тормышлары, җәмгыятьнең революцион үзгәрешендә катнашырга омтылулары турында хатлары басыла.

Газета Идел буенда, Урал, Казакъстан, Төрекстан, Әзәрбайҗанда тарала.

Кушымта рәвешендә татар телендә революцион эчтәлектәге 5 брошюра басыла.

Полиция берничә тапкыр газета редакциясендә тентүләр уздыра, газетаның тиражын конфискацияләп тора; хөкүмәт тарафыннан тыела.

Әдәбият

Хасанов Х.Х. Большевистская газета «Урал». Казань, 1967; 

Ибраһимов Г. «Урал» һәм уралчылар. Казан, 1927; 

Нуруллина Р.М. Тарих яза каләмем... Казан, 2009;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.