Оештыручылары — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, 1995 елның маеннан — газета редакциясе коллективы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1991 елның 14 августыннан 1995 елның 30 июненә кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә, барысы 883 саны чыга.

Мөхәррирләре — Р.М.Харисов, 1995 елның июненнән З.М.Мансуров.

Күренекле журналистлар арасында — И.Әхмәтҗанов, Г.Шәмсетдинов, И.Хәйруллина, Ф.Тарханова, М.Гәрәев, С.Кашапова, Х.Бәдретдинов.

Юнәлеше

 Газета Татарстан Республикасы Президенты Указларын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабул иткән законнар һәм карарларны бастыра, Татарстанның иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышын яктырта.

Атнаның «Җомга» санында мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләренә киңрәк урын бирелә. «Туган тел», «Җан азыгы», «Сихәт», «Икәүдән-икәү» һәм башкалар махсус сәхифәләр дөнья күрә.

Төп рубрикалары: «Татар халкын ниләр борчый, ниләр шатландыра», «Язмышлар язылганда» һ.б.

Редакция Татарстан Республикасының дәүләт символларын сайлау мәсьәләсе буенча киң колачлы дискуссия оештыра.

1995 елның июленнән «Татарстан хәбәрләре» газетасы җирлегендә «Мәдәни җомга» газетасы чыга башлый.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.