- РУС
- ТАТ
хатын-кызлар өчен рәсемле журнал
1913 елның 27 октябреннән 1918 елның 8 гыйнварына кадәр Казанда татар телендә аена 2 тапкыр нәшер ителә, барысы 115 саны чыга.
Нашире һәм мөхәррире — Я.Хәлили.
«Өмид» һәм «Мәгариф» нәшриятларында басыла.
Актив авторлары арасында — М.Акчурина, Ф.Борнаш, Л.Гадел, Н.Думави, Р.Ибраһимия, М.Мозаффария, Ф.Сөләймания һ.б.
Журнал үзенең максаты итеп хатын-кызларны татар милли йолалары нигезендә тәрбияләүне куя.
Анда Россия һәм аннан читтә хатын-кызларның урыны һәм роле турындагы материаллар басыла, әхлак мәсьәләләре, бала тәрбияләү проблемалары турында фикер алышына, йорт эшләре буенча киңәшләр бирелә.
Даими сәхифәләре: «Хатыннар хокукы», «Балаларны тәрбияләү», «Мөселман хатын-кызлары хәрәкәте», «Өй хуҗалыгы», «Кулинария».
Җирле органнар тарафыннан совет хөкүмәтенең большевистик булмаган барлык матбугат органнарын нәшер итүне туктату турындагы декреты нигезендә ябыла.
Латыйпова Р. «Сөембикә» журналы // Йөз еллык матбугатыбыз. Казан, 2005;
Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926;
Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;
Бәдретдинова Ф.Р. Бер гасырлык озын юл: «Сөембике» журналы тарихыннан… // История России и Татарстана: Итоги и перспективы энциклопедических исследований. Казань, 2014;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.