Социалист-революционерлар партиясенең Казан комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 7 маеннан 25 сентябренә кадәр Казанда рус телендә атнага 2 тапкыр нәшер ителә, барысы 37 саны чыга.

Мөхәррире — К.Архангельский.

Авторлары арасында — А.Белоусов, П.Бензаман, Ю.Богданов, П.Бунаков, Ф.Волховской, В.Чернов (псевдоним Ю.Горденин), П.Голованов, Г.Дорофеев, И.Заплатин, И.Званский, М.Исакович, Д.Ишимский, Б.Коварный, В.Коновалов, А.Кудряшов, Ф.Лебедев, Ф.Пачков, Г.Ратнер, Ш.Сапожников, Н.Святницкий, А.Синицын, Е.Трупп, В.Трутовский, А.Турбинер, А.Устинов, П.Фешин, К.Шнуровский, Д.Эльмень һ.б.

Юнәлеше

Газета «Крестьянская и рабочая газета» дигән өстәмә баш һәм «Көрәштә генә үз хокукыңны табарсың» девизы белән чыга.

Эсерлар программасының төп кагыйдәләрен пропагандалый, «халык белән бергә җир һәм ирек, барлык кешеләр тигезлеге һәм бәхете, социализм өчен көрәш» идеяләрен яклап чыгыш ясый.

Милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы һәм Россиянең федератив-демократик республикага әверелүе ягында тора.

Редакция башка социалистик газета — большевикларның Казан комитеты органы булган «Рабочий» газетасы басыла башлауны хуплый.

Газета Вакытлы хөкүмәткә, аның җиңгәнчегә кадәр сугышны дәвам итү сәясәтенә кискен мөнәсәбәттә тора.

1917 елның июлендә Петроградтагы кан коюны Вакытлы хөкүмәт составыннан үз ирекләре белән чыккан кадетлар җаваплылыгында калдыра.

«Социалист-революционер» генерал Л.Г.Корнилов фетнәсен кискен гаепли.

Редакция эсерларның 1917 нең март ахырында аерылып чыккан Казан иске комитетының (уңнар) таркату эшчәнлегеннән зарлана.

1917 елның 16 июлендә «Социалист-революционер»да эсерлар партиясенең ҮКна гомумгуберна конференциясе чакыру юлы белән иске һәм яшь комитетлар арасындагы фикер каршылыгын бетерүгә катнашу тәкъдиме белән чыккан мөрәҗәгате басыла.

1917 елның 13 сентябрендә аны үткәргәннән соң, бердәм Казан губерна һәм шәһәр комитеты белән уртак басма орган оештыру турында карар кабул ителә.

1917 елның 29 сентябрендә, «Социалист-революционер»ны «Известия Казанского губернского совета крестьянских депутатов» газетасы белән берләштергәч, «За землю и волю» газетасы чыга башлый.

Иске комитетның «Голос труда» газетасы редакциясе берләштерүгә тискәре карый, үз басмасын мөстәкыйль рәвештә чыгаруны дәвам итә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров