- РУС
- ТАТ
(«Тире, күн һәм аяк киеме»), журнал
1910 елның 11 февраленнән 1911 елның 10 февраленә кадәр Казанда, 1911 елның февраленнән 1915 елга кадәр Петроградта 2 атнага 1 тапкыр рус телендә нәшер ителә.
Нашире һәм мөхәррире — техник-инженер, Алафузовларның күн заводы директоры А.А.Заводский.
Редакция үзенең максаты итеп Россия күнчеләренә заманча җитештерүне оештыруда ярдәм итүне саный.
Журнал Россиянең күн сәнәгате хәле, илдә һәм чит илдә чималга бәяләр, материаллар, күн эше яңалыклары белән таныштыра.
Россия күн заводчылары съездының күн мәктәпләре: башкалада — югары, урыннарда урта һәм түбән мәктәпләр оештыру, шулай ук чит ил чималы һәм материалларын арадашчыларсыз бергәләшеп алу турындагы карарларын яклый.
Күп урын чит ил чыганакларындагы тәрҗемә язмаларга бирелә.
Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – Р.А.Айнетдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.