«Рус җыены»ның һәм Казан аеклар җәмгыятенең Казан бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1905 елның июненнән 1915 елның сентябренә кадәр (аерым саннары 1916 елда басыла дип фаразлана) Казанда рус телендә нәшер ителә. Бүленеп басыла.

1905 елның июненнән 14 октябренә кадәр — 20 саны чыга, басмаханә эшчеләренең баш күтәрүләре һәм җирле нәшрият хуҗаларының заказларны башкарудан баш тартуы сәбәпле, чыгудан туктап тора; 1907 елда кабат басыла башлый; 1915 елның сентябрендә сугыш чоры авырлыклары аркасында тагын чыгудан туктый.

Нашире һәм мөхәррире — «Рус җыены»ның һәм Казан аеклар җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе А.Т.Соловьёв.

«Деятель» журналына кушымта буларак таратыла (1905 елда журнал әбүнәчеләренә бушлай җибәрелә, аннары язылучыларга таратыла).

Юнәлеше

Газета консерватив карагруһ-монархик юнәлештә була, революциягә һәм либераль реформаларга каршы актив чыгыш ясый, «аек» карашлыларны пропагандалый. Даими сәхифәләре һәм авторлары булмый.

Язмаларның күп өлеше башкала һәм провинциаль уң монархик («Земщина», «Мирный труд», «Московские ведомости», «Русское знамя» һ.б.) һәм «аек» басмаларның язмаларын кабат бастыру юлы белән дөнья күрә.

Газетада манифестлар, рескриптлар, патша Николай II нең чыгышлары, «Рус халкы берлеге» («Союз русского народа») Баш советы һәм аның рәисе А.И.Дубровинның мөрәҗәгатьләре, Дәүләт Думасына сайлаулар белән бәйле мөрәҗәгатьләр, уң депутатларның чыгышлары, җыелышлар беркетмәләре, уң монархик һәм «аеклар» җәмгыятьләренең утырышлары, съездлары һәм акцияләре турындагы игъланнар һәм репортажлар басыла.

Чиркәү иерархлары һәм билгеле православие эшлеклеләре, шул исәптән протоиерей И.И.Сергиев (Кронштадтский), епископлар Андрей (кенәз А.А.Ухтомский), Антоний (А.П.Храповицкий), Никон (Н.И.Рождественский) һәм башкаларның дини һәм иҗтимагый тормышындагы вакыйгалар белән бәйле рәвештә, дин тотучы халыкка мөрәҗәгать белән чыккан язмаларга зур игътибар бирелә.

Мәктәпкә, милли һәм дини мәсьәләләргә кагылышлы, «яһүд йогынтысы»на, «раскольникларга» (иске дин тарафдарлары) һәм «мөхәммәди берлекләр»гә каршы юнәлдерелгән язмаларга, эчүчелек, тәмәке тарту, хулиганлыкка каршы көрәшкә багышланган мәкаләләргә, патриотик эчтәлектәге шигырьләргә зур урын бирелә.

Әдәбият

Алексеев И.Е. Русское национальное движение в Казанской губернии и Татарстане: конец XIX – начало XX веков. Казань, 2004;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2017. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – И.Е.Алексеев