ВЛКСМ ҮК һәм Мәгариф халык комиссариаты органы.

«Кечкенә иптәшләр» журналының дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1929 елның августыннан 1932 елның декабренә кадәр Мәскәүдә татар телендә нәшер ителә, барысы 41 саны чыга.

СССР халыклары Үзәк нәшриятында һәм «Молодая гвардия» нәшриятында басыла.

Мөхәррире — М.Җәлил.

Юнәлеше

Журналда М.Җәлил, Ә.Ерикәй, М.Крымов, Ш.Маннур, Б.Мансуров, Т.Ченәкәй һәм башка язучыларның, шулай ук Г.Әпсәләмов, Ә.Гәрәй, Н.Дәүли, И.Закиров, Р.Ильяс, Г.Мөхәммәтшин, М.Садри, Г.Теләшев, С.Урайский кебек башлап язучыларның әдәби әсәрләре бастырыла.

«Безнең үсеп килүче шагыйрь һәм язучыларыбыз» рубрикасындагы шигырь һәм хикәяләр яратып укыла.

«Шахмай» псевдонимы белән (М.Җәлил булуы ихтимал) балалар җибәргән әдәби әсәрләргә бәяләмәләр бирелә.

Журналда балалар үзешчән сәнгате өчен язылган берничә драма әсәре (скетчлар, бер актлы пьесалар, курчак театры өчен инсценировка) басыла, аларның сюжет нигезен кулаклар белән көрәш, руханиларны тәнкыйтьләү, дәүләткә вакытында ашлык тапшыру һәм башка тәшкил итә.

Балаларга аңлаешлы телдә индустрияләштерү, күмәкләштерү, наданлыкны бетерү турында сөйләнә. Басмадагы мәкаләләр балаларда илнең социалистик киләчәгенә ышаныч тәрбияләүгә юнәлтелә.

Һәр санда чыга килгән «Музыка дәресләре» рубрикасында композитор Л.Хәмиди гармунда һәм мандолинада уйнарга өйрәтә, ул көй язган җырларның текстлары һәм ноталары басыла.

«Фән һәм техника» рубрикасы мәкаләләре укучыларны радиоалгыч, автомобильләр, авыл хуҗалыгы машиналары төзелеше белән таныштыра, шулай ук мәктәп яны тәҗрибә кишәрлекләрендә эш алып бару тәртибе турындагы мәкаләләр дә дөнья күрә.

1933 елның гыйнварында журнал редакциясен Казанга күчерәләр, ул «Пионер каләме» (хәзер «Ялкын») исеме белән чыга башлый.

Әдәбият

Хамматов Ш. Муса Джалиль – солдат партии. Казань, 1984; 

Мустафин Р. Муса Джалиль: Жизнь и творчество: Довоенный период. Казань, 1986; 

Закирова Э. «Без яз көне туганбыз!» // Ялкын. 2004. № 3;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров