- РУС
- ТАТ
(«Көзге»), журнал тибындагы брошюралар сериясе
1900–1903 һәм 1907–1909 елларда Санкт-Петербургта (16 китап) һәм Казанда (6 китап) татар телендә нәшер ителә.
Нашире — Рәшит Ибраһимов.
Басма татар иҗтимагый фикере барлыкка килүдә зур роль уйный. Аңарда татар җәмгыятенең дини һәм иҗтимагый-мәдәни тормышы мәсьәләләре яктыртыла.
Төп игътибар халык мәгарифе, хәйриячелекне үстерү мәсьәләләренә юнәлтелә.
Мәкаләләрне Р.Ибраһимов үзе яза.
Шулай ук укучылар хатлары да басыла.
Брошюралар бигрәк тә җәдиди мәдрәсәләрдә укучы алдынгы шәкертләр арасында яратып укыла.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.
Автор – Җ.С.Миңнуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.