Оештыручылары: «Мирас» журналы редакциясе, «Мирас» фондының фәнни советы, ТР Мәдәният министрлыгы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1991 елдан – 2010 елга кадәр нәшер ителә.

Баш мөхәррире — М.Җ.Сәхапов.

Даими рубрикалары: «Милли мәгариф», «Халык иҗаты», «Шигърият», «Тарихи мирас», «Сәяси мирас», «Археологик мирас», «Сәнгать белеме мирасы», «Борынгы бабаларыбыз тарихы», «Алтын Урда тарихы», «Казан ханлыгы тарихы», «Төрки халыклар дөньясы», «Мирас» энциклопедиясе, «Мирас» почтасы» һ.б.

Юнәлеше

Журнал битләрендә татар халкының тарихи-мәдәни мирасы истәлекләре басыла, аларны саклау һәм өйрәнүнең мөһим мәсьәләләре тикшерелә.

Журнал татар халкының, Россиянең башка халыкларының мәдәни мирасын пропагандалау буенча зур эш башкара, җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезен булдыру һәм үстерүдә катнаша.

«Мирас»та атаклы язучы һәм публицистларның мәкаләләре басыла, журнал белән Татарстан, РФ һәм чит илләр галимнәре, мәдәният эшлеклеләре хезмәттәшлек итә.

1992 елда редакция Кол Гали исемендәге Халыкара бүләк булдыра.

2012 елдан «Чын мирас», 2014 елдан «Безнең мирас» булып чыга башлый.

Баш мөхәририре — Л.Лерон.

Әдәбият

Сахапов М. Кладезь духовного наследия татарского народа // Научный Татарстан. 1999. № 1;

Миңнегулов Х. «Шура»ның рухи дәвамчысы // Мирас. 2001. № 9;

Шәрәфиева Л. Мирас сагындагы «Мирас» // Тонус. 2006. № 15;

«Мирас» журналына 15 ел (1991–2005 еллар): журналының эчтәлеге библиографик күрсәткече. Казан, 2007;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.