30 га якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралган. Татарстан территориясендә бер төре — дарулы кызылбаш (S. officinalis) таралган. Кече елгаларның тугайларында, куаклар арасында, урман буйларында һәм аланнарда үсә. Кыска тамырчалы күпьеллык үләнчел үсемлек.

Сабагы туры, өске өлешендә тармаклы, биеклеге 30–90 см. Яфраклары сыңар каурыйсыман, чите тешле, йомыркасыман-озынча, өске ягы ялтыравыклы, кара яшел, аскы ягы күк, тонык; тамыр яны яфраклары эре, озын саплы, очы түгәрәкләнгән, чите тешле. Чәчәкләре вак, кара кызыл, башаксыман тыгыз чәчәк төркемендә. Җимеше — саргылт көрән 4 кырлы чикләвекчек. Июнь–июльдә чәчәк ата. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Тамыр һәм тамырчаларында дуплау матдәләре, крахмал, эфир мае, сапониннар, органик кислоталар, микроэлементлар бар.

Халык медицинасында тамыр һәм тамырчаларыннан әзерләнгән төнәтмә кан туктату, ялкынсынуга каршы һәм бөрештергеч чара буларак кулланыла.

Дарулы кызылбаш