Чыгу урыны һәм вакыты

1909 елның 16 гыйнварыннан 1910 елның 13 августына кадәр Әстерхан шәһәрендә татар телендә аена 2 тапкыр, барлыгы 14 саны нәшер ителә.

Нашире — Габдрахман Галиев, мөхәррире — М.Рахманкулов.

«Мөселман туганнар, берләшеп, мәгариф юлына басыйк!» девизы белән чыга.

Актив авторлары арасында — И.Әбдрәшитов, Ахунзадә, А.Биктимеров, С.Исхакый, Б.Мансуров, М.Хәлил, З.Шәрифуллин, Г.Янап була.

Юнәлеше

Басманың максаты — Россия мөселманнарының интеллектуаль дәрәҗәсен күтәрү һәм әхлакый аңын үстерү.

Журналның тематик юнәлеше редакциянең «дин һәм әдәбият — милләтләрне якынайту һәм алар арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуда ике көч» дигән фикерендә чагыла.

Шәригать нигезендә «иҗтимагый тормыш төзү» турында чыгыш ясаганда «Мәгариф» шулай ук дини тормыштагы рухи торгынлыкны тәнкыйтьли, иске карашлы мөселманнарга каршы чыга.

«Коръән тәфсире турында» рубрикасында сүрәләрнең тәрҗемәләре, аларның имам Газали шәрехләвендәге мәгънәләре, М.Бигиевнең Коръәнне татар теленә тәрҗемә иткәндә килеп чыккан проблемалар турындагы тикшеренүләре басыла. «Җәмгыяте исламия» һәм «Дар әл-мөгаллимин» эшчәнлеге яктыртыла.

«Фән һәм мәгариф» бүлегендә мәктәпләрдә яңа ысул белән белем бирү, бала тәрбияләү, хатын-кызның бала тәрбияләүдәге роле, физика, химия, астрономия, география өлкәсендәге фәнни ачышлар турында мәкаләләр басыла.

«Төркиләр тарихы» рубрикасында Төрки каганлык тарихы, төрки кабиләләрнең үзара мөнәсәбәте, аларның этнографиясе һәм мәдәнияте турындагы мәкаләләре урын ала.

Журнал Габбасыйлар идарәсе чорындагы Гарәп хәлифәлеге тарихы белән таныштыра.

Гарәп шагыйре Г.Шәүкинең дини эчтәлекле шигырьләреннән өзекләр, мөнәҗәтләр, хикәяләр басыла.

1910 елның февраленнән журнал сирәгрәк, өзеклекләр белән чыга, күләме кыскара.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.Ә.Хәсәвнех