ВКП(б)ның Пермь шәһәр комитеты һәм хезмәт ияләре депутатларының шәһәр советы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1932 елның 17 февраленнән 1938 елның 1 маена кадәр Пермь шәһәрендә татар телендә барлыгы 568 саны нәшер ителә.

Төрле елларда мөхәррирләре — З.Әхмәтшин, Х.Закиров.

Иң актив авторлары — Ю.Әгъли, Г.Әмири, Н.Җиһаншина-Шынгырлы, А.Мамаев, П.Мозаффаров, З.Тимчанов.

Юнәлеше

Пермь шәһәре һәм Пермь өлкәсенең иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышын яктырта.

Күпчелек язмалар өлкәдә яңа сәнәгать оешмалары төзелү, авыл хуҗалыгы үсешенә багышлана.

«Әдәби сәхифә» бүлегендә эшче-колхозчылар һәм производство алдынгылары эше турында хикәяләр, очерклар, шигырьләр басыла.

1933 һәм 1935 елларда газета каршында күчмә редакция эшли.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

 Автор – Т.М.Насыйров