Эчтәлек

Бер тәңкәнең авырлык нормасы — 0,76 г, ике тәңкәнеке — 1,52 г (көмеш дирһәм авырлыгына тигез).

Тәңкә атамасы «danaka» дигән фарсы сүзеннән килә, ул эллинистик Шәрекътәге грек оболасына тиңдәш вак көмеш акчаны белдерә.

Алтын Урдада акчалардагы «тәңкә» язмасы 1314 елда, Үзбәк хан идарә иткән чорда, барлыкка килә.

Русьта тәңкә татар акчасы буларак таралыш ала, Дмитрий Донской вакытыннан алып, аның өслеге Мәскәү бөек кенәзләре исемнәрен өстәп бизәлә.

2,04 г тәңкәләр XV йөз башында Мәскәү һәм башка кайбер рус кенәзлекләрендә сугыла.

1534 елгы акча-авырлык реформасыннан соң акчада Георгий Победоносец рәсеме төшерелгән Мәскәү гербы сурәте барлыкка килә, ул «тиен» («копейка») (сөңгеле җайдак сурәтеннән) дип йөртелә башлый һәм Россия акча системасының төп унарлыгы булып китә.

XVIII йөз башыннан тәңкә (акча) дип ярты тиенлек акчалар атала.

Әдәбият

Спасский И.Г. Русская монетная система. Л., 1962;

Фёдоров-Давыдов Г.А. Монеты Московской Руси. М., 1981;

Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983;

Мухамадиев А.Г. Древние монеты Поволжья. Казань, 1990.

Автор – И.Л.Измайлов