Мөселман социалистлар комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 15 июненнән Казанда, 1918 елның 10 маеннан 28 июленә кадәр Мәскәүдә атнага 2 тапкыр татар телендә, барысы 42 саны нәшер ителә.

Мөхәррире — М.Вахитов, аерым саннарына Г.Нугайбәк, С.Борһан имза куйган.

Авторлар арасында Җ.Вәлиди, М.Вахитов, Х.Гайнуллин, Б.Мансуров, Х.Урманов, С.Сәетгалиев, М.Солтангалиев, В.Шәфигуллин була. Күпчелек язмалар псевдоним белән яки имзасыз бирелә.

Юнәлеше

1 нче санда «Иптәшләр, алга!» дип исемләнгән программ мәкалә басылып чыга. Ул түбәндәге сәяси таләпләрне куя: бөтен хакимиятне Советларга бирергә; Дәүләт Думасын һәм Дәүләт Советын таратырга, хөкүмәтнең чит илләр белән яшерен килешүләр төзүенә чик куеп, барысын да ачыктан-ачык эшли башларга; Беренче бөтендөнья сугышын туктатырга; җирне — крәстияннәргә, заводларны — эшчеләргә бирергә.

Газета социализм һәм интернационализм идеяләрен пропагандалый, аннексия һәм контрибуцияләрсез тынычлык урнаштыруны яклый, крәстияннәрне, Учредительләр җыенын көтеп тормыйча, алпавыт һәм монастырь җирләрен басып алырга чакыра, сигез сәгатьлек эш көне һәм предприятиеләрдә эшне контрольдә тотуны таләп итә, хатын-кыз хокукларын яклый, милли буржуазия һәм дин әһелләре омтылышларына каршы чыга.

Сәяси партияләрнең эшчәнлеген һәм программаларын анализлаган һәм социалистик идеяләрне пропагандалаган мәкаләләрнең күпчелеге «Рабочий» («Эшче»), «Социал-демократ» газеталарыннан һәм брошюралардан, РСДРП(б) ҮК басмаларыннан күчереп басыла. Зур урынны сугышка каршы язылган публицистика, фронттан язылган солдат хатлары алып тора.

Башта редакция татарлар өчен Эчке Россиядә һәм Себердә милли-мәдәни автономия төзү идеясе яклы була; 1917 елның көзендәге үзгәрешләрдән соң ул территориаль автономия мәсьәләсен күтәрә. Газета Октябрь революциясен хуплап каршы ала.

Совет чорында Үзәк мөселман комиссариаты ярдәме белән чыгарыла. Анда Совет властеның декретлары, карарлары басыла, аларның асылы аңлатыла. Редакция Учредительләр җыенын тарату турындагы карарны, чиркәүне дәүләттән аеру турындагы Декретны, РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты каршында Татар-Башкорт комиссариаты оештыруны хуплый.

Газетаның басылудан туктавына М.Вахитовның Казаннан китүе һәм чыгарырга акча җитмәү сәбәп булырга мөмкин.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926;

Насыров Т.М. Из истории красноармейской печати на татарском языке (1918–1920) // Татария в период Октября. Казань, 1970;

Нуруллина Р.М. «Кызыл байрак» газетасы. Казан, 1976;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.М.Нуруллина