Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 20 апреленнән 6 июленә һәм 15 ноябреннән 1919 елның 6 февраленә кадәр Мәскәүдә, 1918 елның 3–22 октябрендә, 1919 елның 5 мартыннан 1921 елның 15 мартына кадәр Казанда татар телендә, барысы 430 саны нәшер ителә.

1920 елның 25 февраленнән 29 декабренә кадәр башта — «Красная Армия», соңрак — «Красный Восток» исеме белән рус телендә дә чыга. Элек ул татар-башкорт революцион гаскәрләре үзәк органы була, нашире — Үзәк мөселман комиссариатының хәрби бүлеге (1918 елның маенда ул Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясе дип үзгәртелә). Соңрак газета Республика Революцион Хәрби Советы сәяси идарәсе каршындагы Көнчыгыш бүлек органы буларак чыга.

Беренче саннарны әзерләүдә Г.Ибраһимов инициативасы белән чакырылган Төньяк фронтның мөселман солдатлары комитеты әгъзалары Һ.Килдебәк (газетаның 1 нче мөхәррире), М.Алиев (Дулат Али), Ю.Ибраһимов, М.Конов зур роль уйный.

Төрле еллардагы мөхәррирләре — Ш.Әхмәдиев, Г.Мансуров, С.Атнагулов, А.Алмаев, Б.Мансуров, Ф.Бурнаш. Газетада К.Әмири, Ф.Әмирхан, Б.Белоусов, М.Вахитов, Н.Вахитов, М.Гали, М.Гафури, З.Голзарский, Г.Ибраһимов, И.Йосфи, Г.Камал, Г.Мангушев, Г.Матросов, А.Мөхетдинов, К.Нәҗми, Б.Нуриманов, Б.Рәхмәт, И.Рәхмәтуллин, С.Сәетгалиев, К.Тинчурин, Ш.Усманов, Ш.Ходайбирдин, К.Якубов һәм башка танылган татар һәм башкорт революционерлары, язучылар, журналистлар хезмәттәшлек итә.

Юнәлеше

Газета Гражданнар сугышы елларында татарча чыккан иң популяр кызылармиячел басма була (тиражы 40 мең данәгә җитә): «Советлар сәясәте» рубрикасында Советлар съездлары материаллары, җитәкчеләрнең докладлары һәм чыгышлары, БҮБК карарлары, Эшчеләр һәм крәстияннәр оборонасы Советы, ХКС, РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты карарлары басыла.

«Партия тормышыннан» рубрикасында РКП(б)ның 8 нче һәм 9 нчы съездлары материаллары, РКП(б) ҮК документлары урын ала.

Газетада В.И.Ленинның РКП(б) ҮКның «Көнчыгыш фронттагы хәлләр белән бәйле тезислары» дигән хезмәте, РКП(б) ҮКның «Барыбыз да Деникин белән көрәшкә», «Шәрекъ халкы арасында эш алып бару турында» һәм башка хатлары басыла.

Хәрби мәсьәләләргә зур игътибар бирелә: Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясе карарлары игълан ителә; Кызыл Армиядә милли частьләр оештыру буенча үткәрелгән чаралар, Гражданнар сугышы фронтларындагы хәлләр һәм анда татар-башкорт частьләренең катнашуы яктыртыла. 1918–1919 елда Көнчыгыш фронттагы сугышлар тәфсилле тасвирлана.

Газета эшче һәм крәстияннәрне акгвардиячеләргә ныклап каршы торырга чакыра, аларның басып алган җирләрдә террор урнаштыруы турында яза. Мәсәлән, газета 1919 елның 15 июль санында Пермь шәһәрендә меңнән артык кызылармияченең тереләй яндырылуы һәм Екатеринославта 4 мең эшченең атып үтерелүе турында хәбәр итә. Аклар армиясе солдатларын агитацияләү максатыннан махсус язмалар басыла. Тылның фронтка ярдәм итүе, халык мәгарифе (бигрәк тә кызылармиячеләр арасында), ТАССРда мәгарифнең үсешенә зур урын бирелә. «Әдәби сәхифә» даими чыгып килә; «Казан хәбәрләре» рубрикасында шәһәрнең икътисади һәм мәдәни тормышы яктыртыла.

Газета Республика Революцион Хәрби Советы сәяси идарәсе каршындагы Көнчыгыш бүлек таратылгач чыгудан туктый.

Әдәбият

Мухарямов М.К. Гражданская война в Татарии (1918–1919). Казань, 1969;

Насыров Т.М. Октябрь и печать Татарии. Казань, 1975;

Нуруллина Р.М. Становление партийно-советской печати на татарском языке (1917–1925). Казань, 1978;

Гиззатуллин И.Г. Защищая завоевания Октября. Центральная мусульманская военная коллегия в 1918–1925. Казань, 1979;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

 Автор – Т.М.Насыйров