Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 5 июленнән 2 августына кадәр Казанда рус телендә 5 саны нәшер ителә.

Мөхәррире күпсанлы мәкаләләр авторы һәм татар теленнән русчага тәрҗемәче М.Солтангалиев була (псевдонимнары Тамерлан, Кан-Темир, Кульку-Баш, Сухой).

Юнәлеше

«Безнең юл» («Наш путь») мәкаләсендә (№1) ул газетаны чыгаруны рус эшче һәм крәстияннәренә Татар-Башкорт республикасын оештыруның әһәмиятен аңлату, мөселман пролетариаты тормышын яктырту омтылышы белән нигезли. Мөхәррир «Знамя революции» газетасында Татар-Башкорт республикасына каршы чыгыш ясаган К.Грасисны тәнкыйтьли.

Солтангалиев үзенең «Мөселман социалистлары контрреволюцион заговор көннәрендә», «Эшчеләр һәм мөселман кызылармиячеләрнең митингы» һәм башка мәкаләләрендә Казан хәрби гарнизонының сугышка әзерлек чорында мөселман социалистик оешмалары һәм хәрби частьләренең позициясен аңлата. Ул шулай ук меньшевик, анархист, кадет, уң һәм аларга бигрәк тә нык якынайган сул эсерларның контрреволюцион чыгышларына каршы көрәшергә чакыра.

«Юлына ак җәймә» мәкаләсендә Солтангалиев, сул эсерлардан аерылу большевикларның позициясен бары ныгытачак кына, дип раслый. Газета мөселманнарны кулларына корал алып революция казанышларын акгвардиячеләр һөҗүменнән сакларга чакыра. Солтангалиев басмада үзенең «Мин метеор идем ...», «Тормыш миражы», «Тормыш һәм кешеләр», «Җырланып бетмәгән җыр» (Г.Тукай истәлегенә) һәм башка революцион һәм лирик шигырьләрен бастыра.

Казан Чех-словак корпусы һәм КОМУЧ халык армиясе тарафыннан басып алынганнан соң, газета чыгудан туктый.

Әдәбият

Насыйров Т. Совет властенең беренче елларда татар вакытлы матбугаты (1917–1920) // Совет әдәбияты. 1956. № 9;

Новый собрат // Правда. 1918. 25 июля;

Султан-Галиев М. Статьи. Выступления. Документы. Казань, 1992;

Султан-Галиев М. Избранные труды. Казань, 1998;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов