ВКП(б)ның Горький өлкәсе Петрякс райкомы һәм хезмәт ияләре депутатларының район советы башкарма комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1945 елның маеннан 1957 елның 17 ноябренә кадәр Петрякс авылында (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) татар телендә нәшер ителә, барысы 928 сан.

1956 елның 5 августына кадәр «Сталин байрагы» исеме белән чыга.

Төрле еллардагы мөхәррирләре — А.Шевкаев, А.Чарлаганов, А.Якупов, И.Нәүретдинов.

Юнәлеше

Газета төп игътибарны мәдәният һәм мәгариф учаклары эшчәнлегенә бирә, район тормышын һәрьяклап яктырта. Татар мәдәниятенең танылган хезмәткәрләре турында язмалар басыла.

«Әдәби сәхифәләр» рубрикасында җирле әдипләргә, «Безнең «Чаян», «Шомбай камчысы» һәм башка рубрикаларда тәнкыйть материаллары (мәкалә, фельетон, шигырь, карикатура) урын ала.

Газетада өлкәдә туган җырчы Р.Ваһапов һәм язучы К.Нәҗми язмалары басыла.

Әдәбият

Фәтхуллин К. Каурый каләм эзеннән (Нижгар татар журналистика тарихы. 1919–1963 еллар). Н.Новгород, 2004;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – К.Р.Фатхуллин