Чыгу урыны һәм вакыты

1890 елның 11 декабреннән 1892 елның 31 декабренә кадәр рус телендә Казанда барысы 622 саны нәшер ителә.

Нашире һәм мөхәррире — Н.А.Ильяшенко.

Газетада күренекле Казан галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре һәм әдәбиятчылар: Н.А.Агафонов, А.Н.Бараков, А.И.Богданович (псевдоним Зритель), Н.Ф.Высоцкий, А.А.Дробыш-Дробышевский (псевдоним Уманьский), А.М.Дохман, Н.П.Загоскин, Н.А.Осокин, А.А.Павлов (псевдоним Ишилов), М.Н.Пинегин, А.С.Рождествин, И.Н.Смирнов, Н.Н.Траубенберг, Е.Н.Чириков, Г.Ф.Шершеневич һәм башкалар языша.

Төп бүлекләре: «Хөкүмәт әмерләре һәм гамәлләре», «Телеграммалар», «Чиркәү хәбәрләре», «Казан хроникасы», «Өлкә бүлеге», «Библиография», «Биржа», «Белешмәләр».

Юнәлеше

Басмада хөкүмәтнең күрсәтмәләре һәм гамәлләре турында хәбәрләр, Россия телеграф агентлыклары телеграммалары, Казан һәм башка Идел буе епархияләре буенча «чиркәү хәбәрләре» басыла. Казан губернасы һәм өяз земство җыелышлары, Казан шәһәр думасы, галимнәр, хәйрия җәмгыятьләре утырышлары отчётлары урын ала.

«Казанские вести» шулай ук суд утырышларында тыңланган эшләрне шәрехли, алар буенча резолюцияләр бастырып чыгара. Сәүдә-сәнәгать хәбәрләренә, биржа сводкаларына да җитәрлек урын бирелә.

1891 елда «Казанские вести» газетасында, Казанда ваба таралу сәбәпле, аның масштаблары турындагы хәбәрләр «Эпидемиология бите» дигән рубрикада алып барыла. «Зыян күрүчеләр файдасына» рубрикасы укучыларны Казан губернасы халкын ачлыктан саклап калу чаралары белән таныштыра.

Газетаның кайбер саннарына кушымта булып чит ил авторларының повесть һәм хикәяләре басыла.

Әдәбият

Самотучина А.Р. Общественно-культурная жизнь татар на страницах газеты «Казанские вести» (1890–1893) // Сб. материалов итоговых конференций молодых учёных и аспирантов за 1999–2000 гг. Казань, 2001;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.Г.Заманова