Чыгу урыны һәм вакыты

Казанда рус телендә 1895 елның 28 декабреннән 1898 елның 1 февраленә кадәр 651 саны нәшер ителә.

Төрле елларда наширләре — Н.А.Фирсов, В.Н.Марченко, С.Г.Дьяченко, мөхәррирләре — Н.А.Фирсов, Н.П.Загоскин.

Юнәлеше

Газета төбәкнең иҗтимагый тормышын яктырту буенча программа игълан итә.

Фән, әдәбият, сәнгать, театр, музыкага багышланган бүлекләре була.

 Агымдагы вакыйгалар арасында земство медицинасы, халыкны укыту, крәстияннәр арасында мәдәни-агарту эшләре алып бару мәсьәләләренә аеруча игътибар ителә. Идел буе халыкларының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре турындагы этнографик материалларга зур урын бирелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова