- РУС
- ТАТ
икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (2000), профессор (2002), ТРның атказанган икътисадчысы (2004)
1948 елның 26 мартында Казанда туа.
1971 елда Казан химия-технология институтының механика факультетын тәмамлаганнан соң, шунда ук, җитештерү процессын автоматлаштыру кафедрасында, 1980 елдан җылылык техникасы кафедрасында эшли.
1985–2003 елларда Россия сәүдә-икътисад университетының Казан институтында: менеджмент кафедрасын төзүдә катнаша һәм аның беренче мөдире була, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында коммерция эшчәнлеге кафедрасы мөдире (2000–2001), предприятиеләр икътисады һәм алар белән идарә итү кафедрасы профессоры (2002).
2003 елдан Казан финанс-икътисад институтының (хәзер Казан университеты) маркетинг кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре базар субъектлары арасында икътисади бәйләнешләрнең нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә, рациональ оештырылган структуралар булдыруга карый.
Трансакционные издержки в торговле. М., 1999 (автордаш);
Механизм расчёта экономических связей на основе трансакционных издержек // Маркетинг. 2000. № 4;
Эффективность товарного обращения и трансакционные издержки // Экономист. 2000. № 9;
Поиски путей роста эффективности экономических связей // Федерализм. 2001. № 2;
Формирование рациональных торговых сетей. К.,2004.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.