«Казанские губернские ведомости» газетасының дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның мартыннан 1918 елның мартына кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барысы 21 саны чыга.

1918 елның 6 мартыннан 29 мартына кадәр «Известия комиссариата Казанского губернского совета крестьянских депутатов» исемендә 20 сан чыга.

Мөхәррире – Б.В.Бартольд.

Юнәлеше

Газета, башлыча, губерна хакимияте һәм идарә органнары эшчәнлеген яктырта.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров