- РУС
- ТАТ
(«Берлек»), газета
Бөтенроссия мөселман руханилары берлеге органы.
1918 елның 31 гыйнварыннан 7 июненә кадәр Казанда татар телендә атнага 1-2 тапкыр нәшер ителә, барлыгы 14 саны чыга.
Нашире – мөселман руханилары берлегенең үзәк идарәсе.
Газетада Г.Баруди, Г.Габделбәдигый, Г.Габдерәхимов, И.Габидов, В.Җәлал, С.Иманкулов, К.Салихов, К.Тәрҗеманов, А.Хәмзәви һәм башкалар языша.
«Бөтендөнья мөселманнары, берләшегез!» дигән лозунг астында чыга.
Мөселман руханилары һәм татар дин галимнәре ихтыяҗларын чагылдыра, совет хакимиятенең дин өлкәсендәге сәясәтенә каршы чыга. Ислам дөньясындагы хәлләрне, илнең милли һәм социаль-икътисади сәясәтен, Россия мөселманнарының 2 нче хәрби съезды эшен, мәктәптә белем бирүне реформалаштыруның барышын, эчке һәм тышкы сәясәтне һәм башка мәсьәләләрне яктырта.
Газета большевикларның Төркестанда һәм Кырымда алып барган сәясәте турында хәбәр итә; хөкүмәтнең дин турындагы декретын – дин иреген һәм дини оешмаларның эшчәнлеген кысу сәясәтен, хакимиятнең Милли идарәне тарату турындагы карарын кискен гаепли; Милли Мәҗлеснең Идел-Урал штатын оештыру турындагы карарын хуплый.
Татар халкының бәйсез дәүләтен булдыру өчен көрәштә газета милли армиягә зур өметләр баглый.
1918 елның 8 мартында газета редакциясе бинасы утка тотыла; 7 июньдә газетаны чыгару тыела.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – А.Ә.Хасавнех
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.