Чыгу урыны һәм вакыты

1913 елның 22 октябреннән Петербургта, 1914 елның ноябреннән 1918 елның апреленә кадәр Мәскәүдә татар телендә атнага 3 тапкыр нәшер ителә, барлыгы 292 саны чыга.

Өстәмә исеме – «Көнкүреш мәсьәләләренә караган төрки-татар газетасы».

Нашире – Г.Исхакый, мөхәррирләре – Г.Исхакый һәм М.А.Мәүләмбердиев (Н.Гасрый).

Исеме үзгәрә: 1915 елның декабреннән 1916 елның июненә кадәр – «Сүз», 1916 елның 10 ноябреннән 1918 елның апреленә кадәр – «Безнең ил».

Газетада Г.Абизов, Ш.Алкин, М.Акчурина, З.Вәлиди, Г.Дивишев, Н.Думави, Г.Кариев, Г.Кәримов, М.Максудова, К.Мустакаев, Ш.Мөхәммәдъяров, К.Сәгыйд, А.Сартанова, С.Сүнчәләй, Ф.Туктаров, М.Фуад, М.Хәлили, С.Якупова һәм башкаларның мәкаләләре басыла.

Юнәлеше

Редакция төрки-татар халкының мәдәни дәрәҗәсен һәм милли үз­аңын күтәрү, Россия мөселманнарының рухи бердәмлегенә ирешү, ислам дөньясында бара торган хәлләрне, Россиянең тышкы сәясәтен җентекләп, дөрес итеп яктырту максатын куя.

1916 елдан газета «Яшәсен халык республикасы!», «Россиядәге барлык мөселман халыкларының тәрәккыяте һәм аларның башка милләтләр белән тигез хокуклы булуы өчен!» дигән лозунглар астында чыгарыла.

Газета бик күп мәсьәләләрне яктырта: тышкы сәясәтнең республиканың икътисади хәленә, сәүдә һәм сәнәгате үсешенә тәэсире; эчкечелек, фахишәлек, җинаятьчелек, эшсезлек белән көрәш; Россиянең законнар чыгару мәсьәләләре, аларны мөселманнарга аңлату; китап, журнал, газеталар нәшер итү һәм башка мәсьәләләр.

Г.Тукай, М.Гафури, Н.Думави, С.Сүнчәләй, М.Шәрифи, К.Эмре, Гыйффәт туташ шигырьләре; Г.Исхакый, К.Тинчурин, Г.Рәхим, Н.Гасрый, Х.Еникиев һәм башкаларның хикәя һәм фельетоннары; яңа әдәби әсәрләргә рецензияләр; Көнбатыш Европаның алдынгы илләрендә фән, мәгариф, икътисад өлкәсендәге казанышлар турындагы мәкаләләр басыла.

Мәскәү, Оренбург, Казан, Әстерхан шәһәрләрендә эшләп килүче «Хәйрия җәмгыятьләре»нең эшләре яктыртыла. Мөселман халык комитетына, Бөтенроссия мөселман советына һәм башка оешмаларга акчалата ярдәм күрсәткән кешеләрнең исемлеге бирелә.

Газета төрле төбәкләрдә яшәүче укучылары белән элемтә урнаштыра, хәтта чит илләрдән дә (мәсәлән, Финляндия, Төркия) язмалар килә.

Татар газета-журналларыннан «Йолдыз», «Вакыт», «Илче», «Кояш», «Ак юл», «Ялт-Йолт», «Сөембикә» белән хезмәттәшлек итә. Газетада татар мәдәни тормышында зур роль уйнаган «Дар әл-мөгаллимин», «Мудафага нисван», «Шәрекъ клубы» һәм башка җәмгыятьләр эшчәнлеге яктыртыла.

Татар зыялылары вәкилләре белән әңгәмә-сөйләшүләр, некрологлар басыла. Ирләр белән хатын-кызларның тигез хокуклылыгы турындагы мәкаләләр «Хатын-кыз тавышы» рубрикасында бирелә.

«Ил» дини белем бирүне дөньяви укытудан аеруны, укыту программасына гомуми тарих, рус әдәбияты, география, ислам белеме, Россия дәүләте тарихы, хокук, химия, медицина, икътисад һәм башка фәннәрне мәҗбүри дисциплина буларак кертүне яклап чыга.

Газетада мөселман съездлары эше турында язмалар басыла. Россия хөкүмәтенең милли сәясәте (рус булмаган халыкларның милли, мәдәни һәм дини үзенчәлекләре белән исәпләшмәү, аларның үзбилгеләнү хокукын читкә кагу) тәнкыйтьләнә.

Редакция әгъзалары берничә мәртәбә судка тартыла, газетаның кайбер саннары конфискацияләнә. 1918 елның апрелендә ул бөтенләй ябыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.Ә.Хасавнех